«Әдәби Чаллы»: иҗади кичә (12+)

26 октябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музеенда язучы, шагыйрь һәм тәрҗемәче Мансур Сафинның иҗат кичәсе узды. Кичәдә өлкән сыйныф укучылары һәм укытучылар актив катнашты. 

Творческий вечер
IMG_20221026_113524
IMG_20221026_113449
IMG_20221026_120731

Язучы үзенең тормыш һәм иҗат юлындагы кызыклы мизгелләрне искә алды, яңа шигырьләрен укыды, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Чараның кунагы һәм тыңлаучылар арасында заманча рус һәм татар әдәбияты турында җанлы сөйләшү башланды. Кичә язучының китаплары күргәзмәсе һәм аның әсәрләреннән өзекләрне уку белән үрелеп барды. 
Иҗади очрашуны тәмамлап, шәһәр Үзәк китапханәсе бүлеге мөдире Роза Хәмидуллина әдәби музей буенча экскурсия уздырды, танылган Чаллы язучыларының экспозициядәге мемориал предметлар белән таныштырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: